6 нчы апрельдә, график буенча, Сарман аграр көллияте механизаторлары үз тракторларын һәм аларга тагылмаларны техник карап чыгу өчен тәкъдим итте. Техник карауга барлыгы 15 берәмлек трактор һәм тагылма тәкъдим ителде. Техникага техник карау уздырылганда руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннарның, тизлекне күчерә торган җайланма эшләп торганда двигательнең эшен тоткарлау системасы торышына карата инструменталь контрольлек чаралары кулланылды, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры кил-килмәвенә, тиешле категория белән тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, аптечка, янгын сүндергечләр, теркәлү документлары булу-булмауга игътибар бирелде.
Техник карау нәтиҗәләре буенча 13 берәмлек техника тикшерүне уңышлы узды.
Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
