Мамадыш муниципаль районында техник караулар уздырыла

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Мамадыш муниципаль районының агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә, ел саен уздырыла торган техник карау графигы нигезендә, тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздыру эше дәвам итә. 2020 елның 1 апрелендә «АПК Продпрограмма» ҖЧҖ (үзәк парк), 2020 елның 3 апрелендә – «Берсут» агрофирмасы» ҖЧҖ, 2020 елның 6 апрелендә «АПК Продпрограмма» ҖЧҖ (Тәкәнеш бүлекчәсе) техника тикшерелде. Техник карауга тапшырылган барча техника янгын сүндергечләр, медицина аптечкалары, варияле тукталыш тамгалары белән тәэмин ителгән. Техник карауга 200 берәмлектән артык техника тәкъдим ителде, аларның 36сы техник карауны уза алмады, алар буенча техник карау актлары бирелде. Техник карау вакытында механизаторларның кирәкле документлары тикшерелде. Тракторлар контроль-үлчәү җиһазларын кулланып тикшерелде.

 

Илнур Сафин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш ш. һәм Мамадыш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International