Биектау муниципаль районындагы «Бөреле» җәмгыятендә техника тикшерелде

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

2020 елның 6 нчы апрелендә, расланган графикка туры китереп, «Бөреле» ябык акционерлык җәмгыятенең Биектау муниципаль районындагы Бөреле бүлекчәсендә теркәлгән үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.

Техник карауга барлыгы 54 берәмлек техника тәкъдим ителде, шуларның 4 берәмлеге буенча яктылык приборларының һәм руль идарәсенең төзексезлеге өлешендә техник карау актлары төзелде. Техник карауга тәкъдим ителгән барлык техника да янгын сүндерү чаралары, медицина аптечкалары, авария тукталышы билгеләре һәм тәгәрәп китүгә каршы терәкләр белән тәэмин ителгән.

 

Рәшит Гарипов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International