Агымдагы елның 3 нче апрелендә Теләче муниципаль районындагы АСК хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс узды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы А.Г.Хисаметдинов җитәкчелегендәге, район башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н. Хаҗипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек башлыгы урынбасары Ф.Г. Зиннәтов, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Х.Х. Нәзиров һәм хуҗалыкларның җитәкчеләре катнашындагы комиссия техниканың әзерлеген, куркынычсызлык техникасы таләпләре үтәлешен, орлык материалының һәм ашламаларның булуын тикшерде. Тикшерү узганнан соң, комиссия районның язгы кыр эшләренә яхшы әзерлектә булуын билгеләп үтте. Әзерлек дәрәҗәсенә куелган билге мөмкин 40 баллдан 37 балл тәшкил итте.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.