Нурлат муниципаль районында комиссия хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләде

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

2020 елның 3 нче апрелендә Нурлат муниципаль районында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләү буенча конкурс узды. Комиссия машина-трактор паркының торышын тикшерде һәм бәяләде, дәүләткә кагылышлы техник карау уздыруга, хезмәтне саклау таләпләре үтәлешенә аерым игътибар бирелде. Машина-трактор паркының торышын тикшерүгә йомгак Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашында «Сөләйманов А.И.» крестьян-фермер хуҗалыгында ясалды. «Сөләйманов А.И.» КФХ җитәкчесе хәбәр иткәнчә, аның хуҗалыгындагы хезмәткәрләр язгы кыр эшләренә тулысынча әзер. 67 берәмлек трактор һәм автомашина әзерләнгән, барлык техника ике сменада эшләү өчен механизаторлар белән комплектланган. Хуҗалык хезмәтчәннәренә 18 мең гектарда язгы чәчү эшләрен башкарырга туры киләчәк, моның өчен гектарына 96 килограмм исәбеннән минерал ашламалар әзерләнгән. Район башлыгы хуҗалык җитәкчелегенә һәм хезмәтчәннәренә яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм язгы кыр эшләрен барлык хезмәтне саклау таләпләрен үтәп башкарырга чакырды.

 

Д.Ю. Кудряшов – Нурлат муниципаль районы баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International