Кайбыч муниципаль районы АСК оешмалары арасында 2020 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс узды

2020 елның 3 апреле, җомга

2020 елның 2 нче апрелендә Кайбыч муниципаль районындагы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2020 елга язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге һәм Россельхозцентр белгечләре катнашындагы комиссия, Кайбыч муниципаль районы башлыгы А.И.Рәхмәтуллин белән берлектә районның 8 авыл хуҗалыгы предприятиесендә һәм фермер хуҗалыкларында булды.                                 

Комиссия техниканың язгы кыр эшләренә әзерлек, техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү торышын, куркынычсызлык техникасы буенча инструктажлар һәм механизаторларга медосмотр уздырылуын, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен һәм үсемлекчелек буенча чаралар башкарылуын тикшерде. Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 40 баллы система буенча бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны – «Золотая Нива» агрофирмасы» ҖЧҖ, икенче урынны – «Кубня» агрофирмасы» ҖЧҖ, өченче урынны «Дубрава» агрофирмасы» ҖЧҖ алды. Муниципаль район башлыгы һәм комиссия әгъзалары хуҗалыкларның әзерлек дәрәҗәсен югары бәяләде һәм чәчү техникасын әзерләүдә катнашкан барлык механизаторларга, белгечләргә һәм җитәкчеләргә рәхмәт белдерде. Тыюлар һәм чикләүләр гамәлдә булган чорда махсус рөхсәтләр бирү тәртибе белән таныштырдылар. Илдә барлыкка килгән вәзгыятьтә шәхси саклану чараларын үтәргә, килүчеләр белән элемтәләрне минималь чикләргә һәм чәчүне кыска вакыт эчендә һәм сыйфатлы итеп, травма алу очракларын булдырмыйча гына башкарып чыгарга дигән теләк белдерделәр.

 

М.Н. Серебряков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International