2020 елның 1 нче апрелендә район авыл хуҗалыгы формированиеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча смотр-конкурс булды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире А.В. Архиреев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.А. Садриев, «Россельхозцентр» ФДБУ Тәтеш районы бүлеге башлыгы Р.Г. Закиров, Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы С.А. Балантаев составындагы комиссия, Татарстан Республикасы хуҗалыклары җитәкчеләре катнашында, конкурста катнашырга теләк белдергән 8 авыл хуҗалыгы формированиесендә булды. Технологик мәйданчыкларда куелган тракторларны, чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасын карадылар. Комиссия райондагы авыл хуҗалыгы формированиеләренең язгы чәчүне уздыруга әзерлек дәрәҗәсен бәяләде. Механизаторлар белән очрашулар барышында хезмәткә түләү, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре каралды. Конкурс нәтиҗәләре буенча лидерлар өчлегенә түбәндәге хуҗалыклар керде: беренче урында – «Колос» А/Ф ҖЧҖ, икенче урында – «Бакырчы» ҖЧҖ һәм «Авангард» ҖЧҖ, өченче урында – «Новая Заря» ҖЧҖ.
Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
