Әтнә муниципаль районы агросәнәгать оешмалары арасында техниканың әзерлеге буенча конкурс узды

2020 елның 3 апреле, җомга

2 нче апрель көнне «ТК Татмелиорация» ААҖ генераль директоры Сөнгатуллин Р.Х., Министрлыкның игенчелек буенча хезмәт белгече Ногманов Р.М., районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлеге башлыгы Сабиров Р.К. катнашындагы комиссия район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләде. Тракторларның, чәчү комплексларының, авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлеге, орлык материаллары һәм ашламалар булуы, хуҗалыкларда хезмәтне саклау торышы тикшерелде. Комиссия районның язгы кыр эшләренә яхшы дәрәҗәдә әзер булуын билгеләп үтте, конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урын Фәйзи Галиев исемендәге хуҗалыкка бирелде, икенче урында – Ленин исемендәге хуҗалык, өченчедә – «Кушар» АХҖК.

 Р.К.Сабиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International