Мөслим районы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2020 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс булды

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

1 нче апрель көнне Мөслим районы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс булды. Әзерлек эшләренә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Вәлиев Ренат Әзһәр улы, җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Мортазин Гүзәл Гыйзар улы, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим районы бүлеге башлыгы Зарифетдинов Рамил Ралиф улы составындагы комиссия бәя бирде.

Эш барышында комиссия машина-трактор паркларының әзерлеген, хезмәт сагы һәм техник куркынычсызлык торышын бәяләде, эш планнарын, орлык материалының сыйфат күрсәткечләрен тикшерде. Комиссия эше йомгаклары буенча беренче урынны «Родные края – Туган як» агрофирмасы алды. Икенче урында – ны «Август - Муслюм» агрофирмасы һәм Р.М. Әюпов КФХ. Өченче урын «НАМУС» агрофирмасына бирелде.

 

           

Рамил Зарафетдинов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International