2020 елның 2 апрелендә Апас муниципаль районында хуҗалыкларның агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2020 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеге буенча игълан ителгән республика конкурсы кысаларында конкурс узды. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Р.Р. Зыятдинов җитәкчелегендәге, Апас муниципаль районы башлыгы Р.Ф. Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының орлыкчылык һәм химияләштерү секторының әйдәүче киңәшчесе Р.К. Зиннәтуллин, Апас районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.Н. Заһидуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас районы бүлеге башлыгы И.Ф. Солтанбәков һәм хуҗалык җитәкчеләре катнашындагы комиссия районның сигез хуҗалыгында булды, техника әзерлегенә, техника куркынычсызлыгы һәм үсемлекчелек буенча чаралар үтәлешенә күчмә тикшерү уздырдылар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия «АгроАктив» АХП ҖЧҖ әзерлеген яхшы бәяләде һәм бу хуҗалыкка беренче урын бирелде. Икенче урында – «Ибрагимов и К» АХП ҖЧҖ, өченче урында – «Свияга» авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ Әлмәндәр бүлекчәсе.
Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.