Актаныш муниципаль районында язгы кыр эшләренә техника кабул итү буенча конкурс узды

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе

30 март көнне Актаныш муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2020 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга техника әзерлеге буенча конкурс узды. Әлеге конкурсны уздыру өчен комиссия оештырылган иде. Комиссиянең бурычы – язгы кыр эшләренә техниканың әзерлек торышын бәяләү, хезмәтне саклау таләпләре һәм үсемлекчелек буенча чаралар үтәлешен тикшерү. Комиссия составында «КГАУ» ЮБ ФДБМУ инфраструктура үсеше һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректоры Н.Н.Хәмидуллин, район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Н.А.Сәлимгәрәев, «Россельхозцентр» ФДБМУ Актаныш районындагы филиалы җитәкчесе А.А.Сәрвәров, районның дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы И.М.Хәкимов катнашты.

Комиссия, соңгы вакытта илдә барлыкка килгән хәлдә саклык чараларын күреп, оператив режимда «Нур Баян исемендәге» ҖЧҖ, «Ташкын» ҖЧҖ, «Әнәк агрофирмасы» ҖЧҖ, «Алга» ҖЧҖ, «Чишмә» ҖЧҖ, «Башак» ҖЧҖ, «Чишмә агрофирмасы» ҖЧҖ, «Нур» ҖЧҖ, «Актаныш агрофирмасы» ҖЧҖ хуҗалыкларын карап чыкты.

Тулаем алганда техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү буенча планлы эш алып барылганлыгы турында билгеләп үтелде. Имин эш шартлары оештыру мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирелде.

 И.М.Хәкимов – Актаныш районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International