2020 елның 1 нче апрелендә Аксубай районында агросәнәгать комплексының язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде. Язгы кыр эшләренә әзерлекне бәяләү, агротехниканы кабул итү комиссиясе эшендә «Әлмәт» агрохимия хезмәте станциясе җитәкчесе Мөгтәсим Мәмәтов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының әйдәүче киңәшчесе Илнур Сафин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рөстәм Гатин, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы Илдар Бикмөхәммәтов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашты.
Комиссия авыл хуҗалыгы предприятиеләренә язгы чәчүгә әзерлек буенча уңай бәя бирде. 6 хуҗалыкта тракторларның, тырмалау, тукландыру, чәчү агрегатларының, чәчү комплексларының техник торышы тикшерелде. Һәр пункт буенча баллар исәпләнде. «Аксу-Агро» агрофирмасы максималь балл туплады.
Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Аксубай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.