«Чистополь-Водоканал» җәмгыятендә техника каралды

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

2020 елның 1 нче апрелендә, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздыру графигы нигезендә, инструменталь контроль чараларын кулланып, «Чистополь-Водоканал» акционерлык җәмгыятендә техник карау уздырылды. Техник карауга 7 берәмлек техника тәкъдим ителде, алар барысы да тикшерүне уңышлы узды. Техник карап чыгу барышында дәүләт техник күзәтчелек инспекторы С.М. Дудинга үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү, янгын сүндерү чаралары белән комплектацияләү, тракторчы-машинистларны укыту, таныклыклар алу һәм эшче һөнәр алу өчен үзйөрешле машиналарга идарә итү хокукына категорияләр ачу мәсьәләләре буенча сораулар бирелде, белгеч алар буенча тулы җаваплар бирде.

Сергей Дудин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International