Алабуга муниципаль районы хуҗалыкларында 2020 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс узды

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

1 нче апрель көнне Алабуга муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча конкурс узды. «ГПП ЭЛИТА» АҖ директоры Ф.Р. Зарипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мобилизацияле әзерлек һәм гадәттән тыш хәлләр секторы мөдире А.Р. Сәлахов, районның дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы М.М. Шияпов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.А. Сафин катнашындагы комиссия «Колос» АХК, «Бехтерево» ҖЧҖ, «Ф.Г.Әхмәтҗанов» КФХ, «АФ Новый Юраш» ЯАҖ, «Светлая-Долина» ҖЧҖ, «Яшь Көч» ҖЧҖ хуҗалыкларын карап чыкты, техниканы, орлык материалын хәзерләү, ремонт һәм чәчү эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасын үтәү буенча тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия район буенча язгы кыр эшләренә тулаем алганда әзерлекнең яхшы булуын билгеләп үтте. Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 40 баллы система буенча бәяләде. Беренче урынны «Яшь Көч» ҖЧҖ (36,5 балл) алды, икенче урында – «Колос» АХК (36 балл), өченче урында – «Светлая-Долина» ҖЧҖ (34,5 балл).

Марсель Шияпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International