Түбән Кама шәһәренең «Нефтхимагропром» җәмгыятендә үзйөрешле машиналарга дәүләт тикшерүе уздырылды

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

2020 елның 1 нче апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Нефтихимагропром» ҖЧҖендә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Техник карауга 47 берәмлек техника китерелде. Барлыгы 47 техника тикшерү узды. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына, механизаторларның махсус кием белән тәэмин ителүенә аерым игътибар бирелде. Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

        

Р.Р.Мөниров – Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International