Буа муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 31 нче мартында Буа муниципаль районында, агросәнәгать оешмалары арасында хуҗалыкларның язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеге буенча игълан ителгән республика конкурсы кысаларында, «ЦАС «Татарский» ФДБУ рәисе-директоры А.А.Локманов һәм комиссия әгъзалары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе башлыгы Р.Х.Габитов, механикалаштыру буенча консультант Р.Р.Идрисов катнашындагы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техниканы әзерләүгә, үсемлекчелек һәм хезмәтне саклау таләпләрен үтәүгә күчмә тикшерү уздырды.  Комиссия эшендә турыдан-туры ТР Дәүләт техник куүзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бълеге башлыгы Е.Г.Разбитнов катнашты.

Тикшерү барышында авыл хуҗалыгы юнәлешендәге 6 хуҗалык тикшерелде һәм конкурс нәтиҗәләре буенча, элекке еллардагы кебек үк, беренче урынны «Авангард» ҖЧҖ алды (40 балл). Әлеге хуҗалык елдан-ел алдынгы урыннарны алып тора, бу исә җитәкчелекнең һәм белгечләрнең авыл хуҗалыгы техникасын әзерләүгә җаваплы каравы турында дәлилли. Баллар җыелмасы буенча икенче һәм өченче урыннарны тигез балл җыйган хуҗалыклар алды, болар – «Коммуна» ҖЧҖ (38 балл) һәм «Киятское» ААҖ (38 балл). Тикшерү нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы техникасының әзерлек дәрәҗәсе 90% тәшкил итә.

Буа муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Р.Р. Кәмәртдинов, хуҗалыкларда тикшерү уздыруда катнашкан авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм аларның механизаторлары алдында ясаган чыгышында язгы кыр эшләренең өстенлекләрен билгеләде һәм алда торган барлык бурычларны сыйфатлы итеп башкарып чыгуларын сорады.

Евгений Разбитнов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International