1 апрель көнне Чүпрәле районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканың язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеге буенча конкурс булды. Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Р.Р. Зыятдинов, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы М.Р. Гафаров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының орлыкчылык һәм химияләштерү секторының әйдәүче киңәшчесе Р.К. Зиннәтуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге башлыгы И.И. Шәйхатдаров, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Т.А. Хәлитов катнашындагы комиссия техниканың, орлык материалының әзерлеге, ремонт һәм чәчү эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасын үтәү мәсьәләләре буенча «Эталон-Агро» ҖЧҖ, «Цильна» ҖЧҖ, П.В.Дементьев ис. агрофирма ҖЧҖ, «АК Барс Чүпрәле» ҖЧҖ, «АгроТрансПорт» ҖЧҖ, А.А.Низамов крестьян-фермер хуҗалыкларын карап чыкты. Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия район буенча язгы кыр эшләренә тулаем яхшы әзерлек булуын билгеләп үтте. Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 40 баллы система буенча бәяләде. «Цильна» җәмгыяте 40 балл туплап, беренче урынга чыкты, икенче урында – «Ак Барс Чүпрәле» ҖЧҖ (38 балл) һәм өченче урында А.А.Низамов крестьян-фермер хуҗалыгы (37 балл).
Илдар Шәйхатдаров – Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.