ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең эшләү, хәрәкәт итү һәм йөк китерү тәртибе турында аңлатмалар

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе

Азык-төлек иминлеген тәэмин итү, халыкны җитәрлек күләмдә азык-төлек продуктлары белән өзлексез тәэмин итү, авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек җитештерүнең өзлексезлеген саклап калу максатларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә: авыл хуҗалыгы продукциясе, аны эшкәртү продуктлары, шул исәптән азык-төлек продуктларын, авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек запаслары булдыруны гамәлгә ашыручы оешмалар, шул исәптән сезонлы кыр эшләрендә мәшгуль оешмалар, терлекчелек өлкәсендәге оешмалар, балык тоту, балык эшкәртү предприятиеләре, балыкчылык хуҗалыклары, шулай ук ветеринария буенча дару чаралары җитештерүче, халыкны азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү белән бәйле эшчәнлекне һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән башка төр эшчәнлекләрне гамәлгә ашыручы оешмалар РФ Президентының «Россия Федерациясендә эшләми торган көннәр игълан итү турында» 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы указының 2 пунктындагы «а», «в» һәм «г» пунктларына туры килә.

Элегрәк Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, бу авыр вакытта авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итә һәм һәрберебезнең өстәлләрендә яңа продуктлар булсын өчен хезмәт куялар, бу – хөрмәткә лаек гамәл.

Шулай итеп, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр эше элекке режимда дәвам иттерелә, ләкин коронавирус инфекциясе таралуны булдырмас өчен барлык киңәшләр дә үтәлергә тиеш. Әйтик, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә АСК предприятиеләрендә вакытында дезинфекция үткәрергә, хезмәткәрләрне шәхси саклану чаралары — пирчәткәләр, битлекләр, антисептиклар белән тәэмин итәргә кирәк. 

2020 елның 31 нче мартында үз-үзеңне изоляцияләү чорында татарстанлыларга хәрәкәт итү хокукын бирә торган махсус рөхсәтләр алу тәртибен гамәлгә кертә торган карар имзаланды.

Эшкә баручы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә эш бирүчеләрдән белешмә рәсмиләштерергә кирәк. Йөк ташу, шул исәптән азык-төлек продуктларын китерү өчен йөк җибәрүче тарафыннан өстәмә рәвештә расланган формадагы белешмә рәсмиләштерелә. Белешмәләр Татарстан территориясе буенча хезмәт вазыйфаларын үтәүгә бәйле булмаган хәрәкәткә кагылмый.

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы волонтерлар хәрәкәте өчен белешмәләр бирүне гамәлгә ашыра.

Ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән очракта, гомергә һәм сәламәтлеккә турыдан-туры хәтәр янаган очракта, шулай ук азык-төлек сатып алганда, йорт хайваннарын урамда йөртеп кергәндә, чүп-чар чыгарганда рөхсәт алу таләп ителми.

Судка бару, балигъ булмаганнарны белем бирү оешмасына китерү, медицина яки ветеринария оешмасына бару, җирләү эшләрендә катнашу, паспорт алу яки яңадан торгызу өчен рөхсәт алырга кирәк. Моннан тыш, дачага бару, почта һәм кредит оешмаларына бару өчен дә рөхсәт алу таләп ителә. Шулай ук авыру туганнарга дару, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк булган әйберләр илтү яки аларга ярдәм күрсәтү өчен дә рөхсәт рәсмиләштерергә мөмкин. Мөһим деталь: машинада күмәк йөргән очракта, барлык пассажирларга һәм шоферга да рөхсәт кирәк.  

Рөхсәт алу өчен гражданин кыска 2590 номерына түбәндәгечә үрнәктә SMS-мөрәҗәгать җибәрә: Теркәү#Фамилия Исем Ата исеме#паспорт сериясе һәм номеры#фактик яшәгән урын адресы (мисал өчен, РЕГИСТРАЦИЯ#Иванов Иван Иванович#92199632506#Казань Нигматуллина 5 квартира 9).

Җавап итеп ул уникаль теркәү коды белән SMS-хәбәр алына. 

Алга таба 2590 номерына «МАКСАТ» тексты белән яңадан SMS-мөрәҗәгать җибәрергә һәм хәрәкәт итү максатларын күрсәтергә кирәк. 

Гамәлдә булу вакыты күрсәтелгән уникаль рөхсәт коды белән җавап SMS-хәбәр алган очракта, ул гамәлдә булган вакытта гражданин рөхсәт алган булып санала. 

РФ Федерация Советы 31 нче мартта Административ хокук бозулар турында РФ кодексына төзәтмәләр хуплады. Коронавирус йоктырмаган гражданин тарафыннан инфекция таралу куркынычы шартларында үз-үзеңне изоляцияләү режимы бозылган очракта, гражданинга 15 меңнән 40 мең сумга кадәр штраф яный. 

Вазыйфаи затлар өчен штраф суммасы – 50 мең сумнан 150 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен — 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр яки 30 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне тукту.

Әгәр хокук бозулар кеше сәламәтлегенә зыян салган яки кеше үлеменә китергән, ләкин җинаять билгеләре юк икән, гражданнардан – 150 мең сумнан 300 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлардан — 300 мең сумнан 500 меңгә кадәр, ә юридик затлардан 500 мең сумнан 1 млн сумга кадәр штраф түләттереләчәк.

Яңалыкның татар версиясе: http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1718921.htm

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International