Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә гражданнарны онлайн-режимда кабул итәчәкләр

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе

Яңа коронавирус йогышының (2019 – nCoV) алга таба таралуына юл куймау өчен чаралар күрү зарурлыгына бәйле рәвештә, кабул итү сәгатьләрен үткәрү тәртибендәге үзгәрешләр турында хәбәр итәбез.

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә гражданнарны кабул итү читтән торып: ZOOM онлайн-платформасы аша видеоконференция режимында уздырылачак.

Гражданнарны кабул итү дүшәмбедән җомгага кадәр 14:00-16:00 сәгатьләрдә гамәлгә ашырылачак.

Агымга кушылу өчен сылтама: https://zoom.us/j/6582174551

Шулай ук, Сезгә уңайлы булсын өчен, сервиста эшләү буенча күрсәтмәләр белән дә уртаклашабыз: https://support.zoom.us/hc/ru/articles/201362193-Как-войти-в-конференцию-

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International