2020 елның 31 нче мартында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Л.Н. Гарипов, комиссия әгъзалары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге белгече А.Х. Корбанов, Россия Авыл хуҗалыгы академиясенең Татарстан агрохимия һәм туфрак белеме фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре М. Р. Моратов, Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы В.М.Козлов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Л.Е. Богомолов, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Р.В. Хисмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлекләре башлыклары һәм баш белгечләре катнашындагы комиссия техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде.
Тикшерү өчен «Закрома» ҖЧҖ, М.И. Козлов крестьян-фермер хуҗалыгы, «Агро-Основа» ҖЧҖ бүлекчәләре техникасы тәкъдим ителде. Тикшерү барышында комиссия техниканың һәм тагылма агрегатларның әзерлеген югары бәяләде.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Л.А. Гарипов мәгълүмат җиткерде һәм хезмәтне саклау, чикләүләр шартларында эшләрне оештыру, республиканың һәм тулаем илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү буенча киңәшләр бирде.
Рәис Хисмәтуллин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.