Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 30 мартындагы 234 номерлы карары

2020 елның 31 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карарына үзгәреш кертү хакында­­

Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясенең алга таба таралуын кисәтү максатларында һәм Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль ярдәмче системасы идарәсе органнары һәм көчләре өчен югары әзерлек режимын кертү турында» 2020 елның 19 мартындагы 129 номерлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты КАРАР БИРӘ:­

  1. «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 25 мартындагы 218 номерлы, 2020 елның 27 мартындагы 223 номерлы карарлары нигезендә кертелгән үзгәрешләр белән), аны түбәндәге редакциядә бәян итеп, үзгәреш кертергә:

"1. Татарстан Республикасы территориясендә гражданнар катнашында ял, күңел ачу, тамаша, мәдәни, физкультура, спорт, күргәзмә, агарту, реклама һәм шуңа охшаш башка чаралар уздыру, шулай ук тиешле хезмәтләрне күрсәтү, шул исәптән мәдәният һәм ял паркларында, сәүдә һәм сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә (комплексларда), аттракционнарда һәм гражданнар күпләп йөри торган башка урыннарда да, рөхсәт ителми.­­­

  1. 2020 елның 28 мартыннан башлап санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр, Татарстан Республикасы территориясендә:

а) сәүдә, сәүдә-күңел ачу үзәкләре (комплекслар), ваклап сату базарлары эшен туктатып торырга, алардагы азык-төлек товарлары белән сәүдә итүче объектлар, даруханә һәм даруханә пунктларыннан тыш;

б) ваклап сатуның башка объектлары эшен туктатып торырга, түбәндәгеләрдән тыш:

даруханәләр, даруханә пунктлары;

азык-төлек товарлары сатучы объектлар;

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 27 мартындагы 762-р номерлы боерыгы белән расланган беренче чиратта кирәкле азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә кертелгән товарлар белән сәүдә итүче, гомуми мәйданы 100 квадрат метрдан кимрәк булган объектлар, шулай ук мобиль элемтә хезмәтләре күрсәтүгә килешүләр төзүне гамәлгә ашырыла торган объектлар;

в) җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү объектлары эшен туктатып торырга, гражданнарны әлеге объектларга кертмичә генә, алып чыгып бирү хезмәтләре күрсәтүдән, шулай ук заказлар китерүдән тыш;

г) матурлык салоннары, СПА-салоннар, косметика, массаж салоннары, солярий, мунча, сауна һәм башка объектлар эшен туктатып торырга.

Чикләүләр товарларны сатып алучыга китереп бирү өчен сатуга кагылмый, шулай ук дистанцион ысул белән дә, Россия Федерациясе законнарында ирекле сатылуы тыелган яки чикләнгән товарлардан тыш, шулай ук чикләүләр тиешле оешмаларның хезмәткәрләренә әлеге оешма биналарында җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтүгә кагылмый.

  1. Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 28 мартыннан башлап санитар-эридемологик хәл яхшырганчыга кадәр, хезмәт командировкаларында яки хезмәт сәфәрләрендә булган затлардан тыш, ел әйләнәсе эшли торган санатор-курорт оешмаларында (санаторийларда), балалар өчен шифаханә-савыктыру лагерьләрендә урын броньлау, гражданнар кабул итүне һәм урнаштыруны туктатырга.­

Әлеге пунктның беренче абзацында күрсәтелгән оешмаларга үзләрендә урнаштырылган затларга карата:

аларның яшәү вакыты тәмамланганчыга кадәр, бу вакытны озынайту мөмкинлегеннән башка гына, үз-үзеңне изоляцияләү һәм кирәкле санитар-эпидемиологик чаралар үткәрү өчен шартлар тәэмин итәргә;­

Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт аңлатмалары нигезендә әлеге затларны алар яшәгән бүлмәләрдә тукландыруны оештырырга.

  1. 2020 елның 30 мартыннан башлап санитар-эпидемиологик хәлне яхшыртканчыга кадәр туктатып торырга:

Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтә торган күпфункцияле үзәкләрдә дәүләт, муниципаль һәм башка хезмәтләр күрсәтү турында гаризалар һәм документлар кабул итүне;­

бала тууны, вафат булуны дәүләт теркәвенә алудан тыш, шулай ук гаилә законнарына бәйле шартлар килеп чыкканда, гаилә коруны дәүләт теркәвенә алудан гайре, гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алуны.­­­

  1. 2020 елның 30 мартыннан башлап санитар-эпидемиологик хәлне яхшыртканчыга кадәр йөкләргә:

а) 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга, шулай ук әлеге карар кушымтасында күрсәтелгән авырулары булган затларга, гомеренә һәм сәламәтлегенә турыдан-туры янау очракларыннан тыш, яшәү (тору) урыннарыннан китмәскә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты билгеләгән форма буенча эш бирүчедән документ (белешмә) булган очракта, эш урынында булу аларның функцияләве өчен чиктән тыш мөһим булган оешмаларның һәм хакимият органнары җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә әлеге чикләү кагылмый;

б) ашыгыч (кичектергесез) медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү очракларыннан һәм гомеренә һәм сәламәтлегенә турыдан-туры янау очракларыннан тыш, шулай ук әлеге карар нигезендә сатылуы чикләнмәгән товарларны, эшләрне, хезмәтләр күрсәтүне сатып алуның иң якын урынына барудан, йорт хайваннарын яшәү (тору) урыныннан 100 метр ераклыктан артмаган аралыкта йөртеп керүдән, калдыкларны иң якын урында урнашкан калдыкларны туплау урынына чыгарудан тыш, башка гражданнарга яшәү (тору) урыныннан китмәскә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты билгеләгән форма буенча эш бирүчедән документ (белешмә) булган очракта, законнар нигезендә туктатылмаган эшчәнлекне гамәлгә ашыруга бәйле булса, Татарстан Республикасы территориясендә хәрәкәт итү рөхсәт ителә;

в) гражданнарга, шул исәптән җәмәгать урыннарында һәм җәмәгать транспортында да, бер-берсеннән кимендә 1,5 метр (социаль аралау) аралык сакларга, пассажирларны һәм багажны җиңел такси автомобилендә ташу буенча хезмәтләр күрсәтүдән тыш;

г) хакимият органнарына, оешмаларга һәм шәхси эшкуарларга, шулай ук гражданнар белән бергә булуга бәйле эшчәнлекне гамәлгә ашыра торган башка затларга гражданнар тарафыннан (шул исәптән хезмәткәрләр тарафыннан да) социаль аралык саклануын тәэмин итәргә, шул исәптән махсус тамга ясау һәм тиешле территориядә (янәшә урнашкан территорияне дә кертеп) биналарга, төзелмәләргә, корылмаларга (андагы бүлмәләргә) керү һәм анда булуның махсус режимын билгеләү юлы белән дә;

д) чит дәүләтләр территориясеннән кайткан гражданнарга:

беренче респиратор билгеләре ачыклану белән, өйдән торып, медицина оешмаларына кермичә генә, кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә;

өйдә тору режимын сакларга;

е) чит дәүләтләр территориясеннән кайткан гражданнар өйдә тору режимын үтәгәндә алар белән бергә яши торган затларга 14 календарь көне эчендә өйдә үз-үзеңне изоляцияләүне тәэмин итәргә.

Әлеге пунктның беренче – өченче абзацларында билгеләнгән чикләүләр медицина ярдәме күрсәтү очракларына, дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары, хокук саклау органнары, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре органнары һәм аларга буйсынган оешмалар, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек органнары, башка органнар эшчәнлеге, гражданнарның гомерен, сәламәтлеген һәм башка хокукларын һәм ирекләрен турыдан-туры яклауга, шул исәптән җинаятьчелеккә каршы торуга, җәмәгать тәртибен саклауга, милекне саклауга һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән гамәлләр өлешендә, шулай ук гражданнарга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты билгеләгән тәртиптә бирелгән махсус рөхсәтләр булганда гына кагылмый.

  1. 2020 елның 30 мартыннан башлап санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр, паркларга, урман паркларына керү һәм аларда булуны тыярга. Бу чикләү әлеге объектларга хезмәт күрсәтүче оешмалар хезмәткәрләренә кагылмый.
  2. Оешмаларга һәм шәхси эшкуарларга:

тәмәке тарту, кальяннан файдалану өчен кальяннар бирү буенча хезмәтләр күрсәтүгә юл куймаска;

хезмәткәрләргә өйдә үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәүне тәэмин итүдә ярдәм күрсәтергә;

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы (Татарстан) идарәсеннән таләп килеп ирешкән очракта, хезмәт функцияләрен куллану белән бәйле рәвештә, коронавирус инфекциясе белән авырган барлык бәйләнешләр турында мәгълүматны тиз арада тапшырырга, авыру кеше булган эш урыннарын һәм бүлмәләрне йогышсызландыруны тәэмин итәргә.

  1. Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарына, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнарына, оешмаларга һәм шәхси эшкуарларга:

хезмәткәрләр арасында коронавирус йогышын профилактикалау буенча кирәкле чараларны күрергә;

чит илләрдән ялдан кайткан яисә шәхси ихтыяҗлар буенча Россия Федерациясеннән читкә булып кайткан хезмәткәрләр кайткан очракта, аларны эшкә чыгармаска һәм Россия Федерациясе территориясенә кайткан көннән башлап 14 календарь көне эчендә үзеңне изоляцияләү кирәклеге турында кисәтергә;

корреспонденцияне кабул итү һәм җибәрүне бары тик ведомствоара электрон документ әйләнеше системасы, электрон һәм почта элемтәсе аша гына гамәлгә ашырырга мөмкин.

  1. 2020 елның 1 апреленнән башлап санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр түбәндәгеләрне билгеләргә:

муниципальара пассажирлар һәм багаж ташу гамәлгә ашырылмый;

йөкләрне Татарстан Республикасыннан җибәрүгә, шулай ук Татарстан Республикасы чикләрендә йөк ташуга бәйле эшләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты билгеләгән форма буенча җибәрә торган оешма тарафыннан бирелә торган белешмә булганда гына гамәлгә ашырыла.

  1. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына:

амбулатор һәм стационар медицина ярдәме, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүче медицина оешмаларына каты вирус йогышы билгеләре булган авыруларны, шул исәптән хастаханәдә булмаган үпкә ялкынсынуы белән авыручыларны, кабул итүгә һәм аларга оператив рәвештә медицина хезмәте күрсәтүгә, авыру кешеләрдән биологик материал алуга һәм күрсәтмәләр буенча коронавирус йогышы буенча тикшеренүләр уздыруга әзер булуны тәэмин итәргә;

вируска каршы препаратларның, шул исәптән коронавирус йогышын дәвалау өчен киңәш ителгәннәренең дә, дезинфекция чараларының һәм медицина ярдәме күрсәтелә торган медицина оешмаларында  индивидуаль яклану чараларының запасын бетмәслек итеп тәэмин итеп торырга;

коронавирус йогышы буенча имин булмаган территорияләрдән кайтучы барлык гражданнар өчен 14 календарь көненнән торган чорда көн саен медицина күзәтүен оештырырга;­

гриппны, кискен вирус йогышларын, коронавирус инфекциясен, хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуын (пневмония) профилактикалау турында халык белән аңлату эшләрен үткәрүне тәэмин итәргә, респиратор авыруларның беренче билгеләре барлыкка килгәндә медицина ярдәме сорап үз вакытында мөрәҗәгать итү кирәклегенә аерым игътибар бирергә.

  1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнарына, Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары советына Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында коронавирус йогышы таралуны булдырмау буенча нәтиҗәле чаралар күрергә.
  2.  

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы (Татарстан) идарәсе Татарстан Республикасы территориясендә Татарстан Республикасында коронавирус йогышын китерүне һәм таратуны булдырмау буенча эпидемиягә каршы чаралар комплексын уздыруны тәэмин итәргә тиеш;

Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына, Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарына һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасында коронавирус йогышын китерүне һәм таратуны булдырмау буенча чаралар күрергә ярдәм итәргә;

Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенә, хосусый сакчылык оешмаларына әлеге карарның 2 пунктындагы «а» пунктчасы нигезендә эшләре туктатылган объектларның сакланышын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар күрүне тәкъдим итәргә.

  1. «Татарстанның медицина техникасы һәм фармациясе» дәүләт унитар предприятиесенә даруханә челтәрендә вируска каршы препаратларның, шул исәптән коронавирус йогышын, дезинфекция чаралары һәм шәхси саклану чараларының киметелми торган запасын тәэмин итүне оештырырга.
  2. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча үткәрелә торган чараларны массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртуны оештырырга.
  3. Әлеге карарда билгеләнгән тыюларның һәм чикләүләрнең үтәлешен тикшереп торуны гамәлгә ашыру тәртибе, шулай ук мондый тыюларның һәм чикләүләрнең үтәлешен тәэмин итү тәртибе, шул исәптән аларны бозуларны кисәтү чаралары да Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнә.».­


Әлеге карар басылып чыккан көненнән үз көченә керә дип билгеләргә.­

Татарстан Республикасы Премьер-министры                                            А.В. Песошин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International