Чүпрәле муниципаль районының "Цильна" ҖЧҖ бүлекчәсендә техника каралды

2020 елның 27 марты, җомга

Агымдагы елның 26 нчы мартында Чүпрәле муниципаль районының «Цильна» җәмгыятендә үзйөрешле машиналарга, тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Техник карауга 45 берәмлек техника китерелде. Хуҗалыкта 3 машина-трактор бригадасы бар, аларның һәркайсы техниканы файдалануга тапшыру өчен җаваплы, ягъни бригадирлар, баш инженер белән берлектә, әзерләнгән техниканы техник карауга тапшыра. Янгын сүндергечләр, аптечкалар, авария билгеләре, тәгәрәп китүгә каршы терәкләр бар. Руль идарәсенә, электр җиһазларына, тормыз системасының эшләгән һәм эшләмичә торган торышына һ.б. аерым игътибар бирелде.

Техник карау нәтиҗәләре буенча анализ ясалды, 4 техник карау акты рәсмиләштерелде, ачыкланган бозулар турында күрсәтмә бирелде.

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International