2020 елның 26 нчы мартында Ютазы муниципаль районында «Тукай исемендәге» ҖЧҖ автопредприятиесенә караган тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Техник карауга барлыгы 17 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник карау вакытында теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары һәм, контроль-диагностика приборларын кулланып, машиналарның техник торышының куркынычсыз эксплуатацияләү шартларына туры килүенә зур игътибар бирелде. Техник карау барышында 13 берәмлек техник карауны уңышлы үтте һәм техник карау узу турында таныклыклар алачак. 4 берәмлек техника буенча техник карау актлары төзелде һәм җитешсезлекләрне бетерү буенча күрсәтмә бирелде.
Техник карауны уздырганнан соң хуҗалыкларның механизаторлары белән тракторларны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә уздырылды.
Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.