Теләче муниципаль районында – күрсәтмәле техник карау

2020 елның 27 марты, җомга

Агымдагы елның 25 нче мартында Теләче муниципаль районының Шәтке авылында «Агролак» ҖЧҖ базасында тракторларга һәм тагылмаларга күрсәтмә техник карау уздырылды.  Мондый чараның максаты – тәкъдим ителгән техниканың файдаланган вакытта куркынычсызлык нормаларына туры килүен ачыклау. Әлеге чарада район җитәкчесе Н.Н. Хаҗипов, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм инженерлары, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең ПМО башлыгы һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең штаттан тыш хезмәткәре И.Р. Баев катнашты. Чара үткәрү урынында җитәкчеләргә һәм белгечләргә агымдагы елда кертелгән яңалыклар белән техник карау кагыйдәләре турында аңлатылды. Алга таба чараның практик өлеше үткәрелде, анда 24 берәмлек техника тикшерелде. Техниканы әзерләү сыйфаты яхшы иде, таләп ителгәннең барысы да урынында иде. Шунысы куанычлы, тикшерү өчен тәкъдим ителгән 6 данә 2ПТС-4 887Б маркалы тагылмаларның 4сендә гидравлик тормоз системалары торгызылган. Ә 1ПТС-9 һәм ПС-7 маркалы 5 тагылмада әлеге система тулысынча эш халәтендә иде. Тагылмаларның 82%ында тормоз системасы яхшы.

 

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International