2020 елның 25 мартында Чирмешән муниципаль районындагы «ЧЕРЕМШАНАГРО» ҖЧҖ базасында үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Техник карау уздыру барышында техника буенча документлар, номер агрегатларының документта күрсәтелгән белешмәләргә туры килү-килмәве, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавы тикшерелде. Машиналарның техник торышы куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүе-бирмәвенә махсус игътибар бирелде. Техник карауга 10 берәмлек техника китерелде. Техникаларның барысы да аптечкалар, янгын сүндергечләр һәм машина йөртүчеләр өчен яктылык чагылдыра торган жилетлар белән тәэмин ителгән. Машиналарның барысы да тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән һәм тикшерүне уңышлы узды, техник карау узу турында таныклыклар алды.
Илнур Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
