Биектау муниципаль районындагы «Әсән» җәмгыятендә техник карау уздырылды

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Техник караулар үткәрү графигы нигезендә 2020 елның 23 мартында Биектау районындагы «Әсән» ҖЧҖ балансында теркәлгән үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздырылды. Техник карауга барлыгы 33 берәмлек трактор һәм тагылма күрсәтелде. 30 техника буенча техник карау узу турында таныклыклар бирелде. Яктырту җайланмаларының төзексез булуы өлешендә ачыкланган җитешсезлекләр буенча өч техникага техник карау актлары төзелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда техниканы куркынычсыз файдалану мәсьәләләре каралды.

Рәшит Гарипов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International