«Татавтодор» җәмгыятенең Аксубай филиалы базасында семинар-уку булды

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

2020 елның 23 нче мартында «Татавтодор» ачык акционерлык җәмгыятенең Аксубай филиалы базасында семинар-уку булды. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай районы бүлеге башлыгы И.М.Бикмөхәммәтов тракторчы-машина йөртүче таныклыгын алмаштыру һәм бирү, еллык техник карау уздыру тәртибенә, куркынычсызлык техникасы мәсьәләләренә һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексындагы үзгәрешләргә, яңалыкларга кагылышлы доклад белән чыгыш ясады.  Мөрәҗәгать итүчеләр барлык сорауларга да тулы җаваплар алды.

      

Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Аксубай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International