2020 елның 21 нче мартында «Татавтодор» акционерлык җәмгыятенең Саба филиалында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба мунициципаль районы бүлеге башлыгы - баш дәүләт инженер-инспекторы Р.Р. Харисов, ЮХИДИ юл хәрәкәте иминлеге буенча өлкән дәүләт инспекторы, полиция капитаны И.Д. Насыйбуллин катнашында үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын куркынычсыз эшләтү буенча дәрес уздырылды. Дәрес барышында юл хәрәкәте иминлеге, гомуми файдаланудагы юлларда эшләгәндә юл-төзелеш машиналарын куркынычсыз эшләтү мәсьәләләре каралды. Үзйөрешле юл-төзелеш машиналарына техник карау уздыруга әзерлек мәсьәләләре каралды һәм таләпләр аңлатылды.
Р.Р. Харисов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге башлыгы.
