Кайбыч муниципаль районындагы «Татавтодор» җәмгыятендә транспорт чараларын имин эшләтү буенча киңәшмә узды

2020 елның 24 марты, сишәмбе

2020 елның 21 нче мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районындагы ЮХИДИ бүлеге тарафыннан «Татавтодор» АҖ Апас филиалы «Кайбыч» юл-ремонт төзелеш идарәсе базасында машина йөртүчеләр һәм вазыйфаи затлар катнашында юл-төзелеш машиналарын, тракторларны авариясез, имин эшләтү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды. Кызыл-сары төсендәге яктылык маякчыкларының, тышкы яктырту җиһазларының һәм ут чагылдыргыч җайланмаларның төзеклегенә махсус игътибар бирелде. Шулай ук оешманың медицина хезмәте тарафыннан коронавирус таралуга бәйле мәсьәлә дә каралды. Авыруны кисәтү һәм профилактикалауга юнәлдерелгән киңәшләр җиткерелде.

М.Н. Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International