Балтач муниципаль районының «Борбаш» ҖЧҖ базасында күрсәтмә техник карау уздырылды

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

2020 елның 20 нче мартында Балтач районының «Борбаш» ҖЧҖ базасында күрсәтмә техник тикшерү һәм ел саен уздырыла торган техник карау һәм кешеләрнең гомере, сәламәтлеге һәм мөлкәте, әйләнә-тирә мохитне саклау өчен куркынычсызлык тәэмин итү өлешендә машиналарны һәм җайланмаларны ышанычлы файдалану кагыйдәләрен үтәү буенча киңәшмә узды. Чарага инспекция башлыклары – Киров өлкәсе һәм Марий Эл Республикасы Баш дәүләт инженер-инспекторлары, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча, Әтнә, Кукмара, Мамадыш, Лаеш, Питрәч, Теләче, Саба, Балык Бистәсе районнары территориаль бүлекләре башлыклары чакырылган иде.

Семинар-киңәшмәдә Балтач муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәбиуллин Фирдәүс Рафаил улы, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең күзәтчелек һәм автоматлаштырылган исәпкә алу бүлеге башлыгы Герасимов Андрей Николаевич, Россия Эчке эшләр министрлыгының район буенча ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы Шәймөхәммәтов Рафил Равил улы катнашты. Шулай ук Балтач муниципаль районы агросәнәгать комплексы хуҗалыклары һәм оешмалары җитәкчеләре һәм баш инженерлары чакырылган иде. Киңәшмәдә Дәүләт техник күзәтчелек инспекторларының көндәлек эш мәсьәләләре һәм проблемалары, профилактик чаралар таләпләрен үтәү, зарури таләпләрне үтәү буенча хокук бозуларны киметү (азайту) мәсьәләләре каралды.     

Техник карау уздыру барышында Балтач муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы М.Р.Габдрахманов тарафыннан техник карау уздыргандагы кагыйдәләр һәм таләпләр турында аңлатмалар бирелде, контроль-диагностика җиһазлары белән эшләү тәртибе күрсәтелде. Барлык инспекторлар да техник карап чыгуда актив катнашты. Техник карау уздыру нәтиҗәсендә күрсәтелгән техниканың техник торышы буенча берникадәр җитешсезлекләр ачыкланды һәм кисәтүләр белдерелде, аларның күпчелеге урында ук бетерелде.

 Тулаем алганда, чарада катнашучылар техник карауның яхшы әзерләнгән һәм оештырылган булуын билгеләде. Практик өлеш тәмамланганнан соң дәүләт техник күзәтчелек инспекторлары үз төбәкләрендә техник карау уздыру буенча фикер алышты.

 

М.Р.Габдрахманов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International