2020 елның 20 нче мартында Түбән Кама шәһәрендә «Автолидер» шәхси белем бирү йортында белем алучылар арасында «В» һәм «С» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар үткәрелде. Имтиханнар 4 этапта үткәрелде: үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү, машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм машина йөртү буенча гамәли күнекмәләр.
Имтиханга барлыгы 12 кеше кертелде, аларның 7се сынауны уңышлы тапшырды.
Бирә алмаганнар өчен 7 көннән соң кабат сынау булачак.
Р.Р.Мөниров – Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.