Грипп, ОРВИ, шул исәптән COVID-19 короновирус инфекциясеннән махсус профилактика

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

1 нче КАГЫЙДӘ. КУЛЛАРНЫ ЮАБЫЗ

  • Теләсә кайсы җәмәгать урыннарында, транспортта булганнан соң, ишек тоткаларына, акча, оргтехника кебек әйберләргә кагылгач, ашар һәм ризык әзерләр алдыннан кулларны юыгыз.
  • Су һәм сабын булмаган очракта, йогышсызландыра торган чаралардан яки бер кулланыла торган дымлы салфеткалардан файдаланырга кирәк.
  • Юылмаган кул белән битегезгә һәм күзләргә орынмагыз.
  • Уртак сөлгеләрдән файдаланмагыз.

2 нче КАГЫЙДӘ. ЭШ УРЫНЫНДА ҺӘМ БҮЛМӘЛӘРДӘ ГИГИЕНА САКЛЫЙБЫЗ

  • Эш урыныгызның гигиеналы булуына инаныгыз.
  • Вируслардан арындыру өчен, өстәл, урындык өслекләрен, ишек тоткаларын, гаджетларны, клавиатураны, мониторларны, портфельләрне, сумкаларны көндәлектә кулланыла торган чаралардан (мисал өчен, сабын эремәсе) файдаланып сөртеп чыгыгыз.
  • Эштә дә, өйдә дә бүлмәләрне еш кына җилләтеп торыгыз, юешләп чистартып алыгыз.

3 нче КАГЫЙДӘ. ГОМУМИ ГИГИЕНАНЫ САКЛЫЙБЫЗ.

  • Көн саен душ керегез, чәчләрегезне юыгыз. Шома прическаларга өстенлек бирегез (туздырылган чәч гел биткә тиеп тору аркасында йогышлану куркынычын арттыра).
  • Көн дәвамында 3-4 тапкыр битегезне һәм борын тишекләрен аккан су белән юып алыгыз.
  • Сәлам биргәндә кул бирешеп, үбешү һәм кочаклашу гадәтләрен чикләгез.
  • Эштә фәкать махсус билгеләнгән урыннарда гына ашагыз.

4 нче КАГЫЙДӘ. СУЛЫШ ОРГАННАРЫН МЕДИЦИНА БИТЛЕГЕ ЯРДӘМЕНДӘ САКЛЫЙБЫЗ.

  • Кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, җәмәгать транспортында барганда, авыруларны караганда һәм көчле респиратор вирус инфекцияләре белән йогышланган затлар белән аралашканда медицина битлекләре кулланыла.
  • Үзеңне зарарсызландыру өчен битлекне дөрес кияргә кирәк:

- битлек ныклап беркетелергә, ярыклар калдырмыйча, авыз-борынны тыгызлап ябып торырга тиеш;

- дымлы яки юешләнгән битлекне яңасына алыштырырга кирәк;

- битлекләрне 2 сәгать саен алыштырырга кирәк;

- битлекне салган вакытта аның өслегенә куллар белән тотынмагыз;

- кулланылган битлек чүплеккә утильләштерелергә тиеш;

- бер кулланыла торган битлекне тагын кулланмагыз.

  • Бер тапкыр кулланыла торган битлек булмаган очракта, аны өй шартларында марляны 4 катламга төреп ясарга була.
  • Авыру кешене караган вакытта, аралашу тәмамланганнан соң, битлекне шунда ук салырга һәм яхшылап кулларны юарга кирәк.
  • Ачык һавада битлек кулланырга киңәш ителми.
  • Төчкергәндә һәм йөткергәндә кулланылган тукымалы кулъяулыгын шунда ук алмаштырырга, көн саен юарга һәм ике яклап үтүкләргә кирәк. Мөмкинлек булган очракта, кәгазь кулъяулык кулланырга кирәк.

5 нче КАГЫЙДӘ. БЕРЕНЧЕ БИЛГЕЛӘР БАРЛЫККА КИЛГӘН ОЧРАКТА НИШЛИБЕЗ? (югары тән температурасы, калтырану, баш авырту, хәлсезлек, томау төшү, йөткерү, авыр сулыш алу)

  • Аралашуны чикләргә.
  • Өйдә калыгыз һәм медицина ярдәме сорап, дәвалау оешмасына мөрәҗәгать итегез.
  • Ашау-эчү өчен аерым савыт-саба кулланыгыз һәм аны аерым губка һәм юа торган чаралар белән юыгыз.

6 нчы КАГЫЙДӘ. КОМАНДИРОВКАГА ЯКИ ЯЛГА ЧЫККАНДА

Вирус инфекциясе, шул исәптән COVID-19 коронавирус таралу буенча хәтәрлек зонасына караган урыннарга барудан тыелып торыгыз.

Бер җирдән икенче урынга барган очракта эшкә алучы затка кайчан һәм кая барырга планлаштыруыгыз турында хәбәр итегез.

Хәтәрлек зонасына караган илгә барган очракта, кайтканнан соң 14 көн дәвамында кешеләр белән аралашудан тыелып торыгыз.

 

ПРОФИЛАКТИКА – УЛ БИК ГАДИ ЭШ.

ҮЗЕҢ ТУРЫНДА УЙЛАП, ЯКЫННАРЫҢНЫ КАЙГЫРТАСЫҢ.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International