Һава торышы яхшы булу сәбәпле, агымдагы елда язгы кыр эшләре алдан билгеләнгән срокларда башлана, шуңа күрә тракторларны һәм башка үзйөрешле техниканы, шулай ук авыл хуҗалыгы машиналарын әзерләү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең беренче бурычы булып кала.
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков 2020 елның 19 нчы мартында Чүпрәле муниципаль районында тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын язгы кыр эшләренә әзерләү барышы белән танышты.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Тәлгать Хәлитов белән бергә район хуҗалыкларында: «Эталон-Агро» ҖЧҖ, «Чынлы» ҖЧҖ, «Ак Барс Чүпрәле» ҖЧҖнең Каракитән, Тат.Упкыны, Городище бүлекчәләрендә булдылар, тракторларны һәм чәчү техникасын, шул исәптән чәчү комплексларын ремонтлауны оештыру, шулай ук техниканы техник карау узуга әзерләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Механизаторлар белән очрашу вакытында техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү таләпләре җиткерелде, төрле мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелде.
