Актаныш муниципаль районында район юл хезмәте белән киңәшмә узды

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

«Татавтодор» АҖ Минзәлә филиалының «Актаныш» юл-ремонт төзелеш идарәсендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы И.М. Хәкимов, «Таттехконтроль» эксперт-диагносты Р.Ф. Хәбиров,, ЮХИДИ өлкән дәүләт инспекторы, полиция капитаны Л.Ф. Ямалетдинов катнашында үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын имин эксплуатацияләү буенча дәрес узды. Дәрес барышында юл хәрәкәте иминлеге, гомуми файдаланудагы юлларда эшләгәндә юл-төзелеш машиналарын куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды. Зур габаритлы авыл хуҗалыгы машиналарын юлда куркынычсыз йөртү һәм юлдан читкә юнәлткәндә махсус җиһазландырылган юллардан гына йөртү мәсьәләсенә махсус игътибар бирелде. Үзйөрешле юл-төзелеш машиналарына техник карау уздыруга әзерлек мәсьәләләре каралды һәм таләпләр аңлатылды.

 И.М.Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International