2020 елның 20 нче мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама мунициципаль районы бүлеге тарафыннан «ВК и ЭХ» ҖЧҖендә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Техник карауга 40 берәмлек техника китерелде. Техник карау узу турында 3 акт һәм 37 таныклык бирелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча анализ ясалды, торак пунктларда һәм завод территориясендә юлларга хезмәт күрсәтү вакытында махсус техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды.
Р.Р.Мөниров – Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.
