Агымдагы елның 19 нчы мартында «Буа ветеринария техникумы» ДАҺБУ базасында оештырылган тракторчы-машинистларны әзерләү курсларында уку тәмамлангач, С, D, E, F категорияләрендәге үзйөрешле машиналарга идарә итү хокукын алу өчен квалификация имтиханы уздырылды. Имтиханны 23 кеше тапшырды, сынау тапшыручылар арасында шушы көннәрдә генә белем алган студентлар да, сынауны вакытында тапшыру хокукына ия булып, төрле сәбәпләр аркасында тракторчы-машинист таныклыгын ала алмаган башка затлар да бар иде. Имтиханның теория өлеше уку йортының махсус компьютер классында үткәрелде, ә аның махсус җиһазландырылган трактородромында имтиханның гамәли өлеше тапшырылды, анда барлык катнашучылар да үзйөрешле машиналар белән идарә итүнең үзләштерелгән күнекмәләрен күрсәтте. Имтиханга кертелгән барлык затлар арасыннан 20се аны уңышлы тапшырды. Имтиханны тапшыра алмаган яки сынауда катнаша алмаганнар өчен 7 көннән соң кабат имтихан оештырылачак.
Е.Г.Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлеге башлыгы.
