Менделеевск муниципаль районының «Победа» җәмгыятендә тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды

2020 елның 20 марты, җомга

Расланган график нигезендә, 2020 елның 19 нчы мартында «Победа» җәмгыятендә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды.  Техник карауга 14 берәмлек техника тәкъдим ителде. Тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, үзйөрешле машиналарның куркынычсыз эксплуатацияләнүе һәм янгын сүндерү җайланмалары, аптечка, аварияле тукталыш билгеләре белән тәэмин ителү тикшерелде. Тәкъдим ителгән үзйөрешле машиналардан 9 берәмлеге техник карауны уңышлы узды, 5 берәмлек техникага техник карап чыгу актлары бирелде. Техник карау уздырылганнан соң хуҗалыкларның механизаторлары белән тракторларны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә уздырылды.

Раушан Насыйбуллин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International