Ютазы муниципаль районында техника карала

2020 елның 20 марты, җомга

Ютазы муниципаль районында сәнәгать предприятиеләре балансында булган транспорт чараларына техник карау уздыру дәвам итә. Тикшерүләр РФ Хөкүмәтенең «Үзйөрешле машиналарга һәм техниканың башка төрләренә техник карау уздыру турында» 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары белән расланган Машиналарга техник карау уздыру тәртибе нигезендә үткәрелә.

Техник карау уздырганда кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен куркынычсызлык тәэмин итү, мөлкәтне һәм әйләнә-тирәлекне саклау таләпләренә, шулай ук машиналарның теркәү белешмәләренә туры килүенә, Машиналарны теркәүгә алу кагыйдәләренең һәм Үзйөрешле машиналарга техник карау уздыру кагыйдәләре үтәлешенә махсус игътибар бирелә. 2020 елның 18 нче мартында «Урыссу химия заводы» ҖЧҖ 12 берәмлек күләмендә транспорт чараларын: автотягеч машиналарны, тракторлар һәм тагылмаларны техник карауга тәкъдим итте. Техник карау уздыру барышында 10 берәмлек техник тикшерүне уңышлы узды һәм техник карау узу турында таныклыклар алачак. 2 берәмлек техника буенча техник карау актлары төзелде һәм конкрет срокларын күрсәтеп, җитешсезлекләрне бетерү буенча күрсәтмә бирелде.

Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International