Спас муниципаль районы агросәнәгать комплексында техник карау уздырылды

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

2020 елның 18 нче мартында Спас муниципаль районында Спас муниципаль районы агросәнәгать комплексындагы, атап әйткәндә  «ВЗП «БУЛГАР» җәмгыятендәге тракторларга һәм тагылмаларга техник тикшерү үткәрелде. Техник карауга 27 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник торышны тикшерү нәтиҗәләре буенча 25 трактор һәм тагылма техник карауны уңышлы узды, 2 техника буенча техник тикшерү актлары төзелде, вазыйфаи затка күрсәтмә бирелде.

 

 

И.Ф.Батыршин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Болгар шәһәре һәм Спас районы бүлеге башлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International