2020 елның 18 нче мартында, ел саен уздырыла торган техник тикшерү графигы нигезендә, «КОЛОС» АСК оешмасында үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау үткәрелде. Әлеге оешма тарафыннан 32 берәмлек техника күрсәтелде. Машиналарның техник торышына, аларның куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәвенә, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булуга аерым игътибар бирелде. «КОЛОС» АСК хезмәткәрләре белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча техник тикшерү үтү турында 28 таныклык бирелде һәм ачыкланган хокук бозуларны бетерү буенча 4 техник карау акты төзелде.
Шияпов Марсель – Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.