Быелның 18 нче мартында Теләче муниципаль районының Казаклар авылында «Игенче» ҖЧҖ базасында райондагы крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлегенә багышланган семинар-киңәшмә узды. Чараны район башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н. Хаҗипов алып барды. Анда КФХ җитәкчеләре (юридик зат төземәгән), авыл җирлекләре башлыклары һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашты. Семинардагы мәсьәләләрнең берсе – техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү иде. Киңәшмәдә катнашучылар алдында, агымдагы елда расланган графиклар нигезендә техник карау уздыру темасына дәүләт техник күзәтчелек бүлеге Х.Х.Нәзиров чыгыш ясады, ул гамәлдәге законнарга ярашлы рәвештә техник карау уздыру кагыйдәләре турында аңлатты. Әлеге чараның нәтиҗәсе – район һәм республика хакимияте органнары белән хезмәттәшлек итү өчен районның крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясен төзү.
Хәмит Нәзиров – Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.