18 нче март көнне «Татавтодор» ачык акционерлык җәмгыятенең «Буинский» юл-төзелеш ремонт идарәсенең Апас филиалында, расланган график нигезендә үзйөрешле юл-төзелеш техникасына ел саен уздырыла торган техник тикшерү үткәрелде. Техник карауга барлыгы 16 берәмлек техника тәкъдим ителде. Тикшерүгә тапшырылган үзйөрешле барлык машиналар да тикшерүне удышлы узды. Быел да, алдагы еллардагы кебек үк, Буа юлчылары техник тикшерүгә тулы җаваплылык белән караган, моны тикшерү нәтиҗәсе дә раслады.
Техник тикшерү тәмамланганнан соң, гадәттәгечә, зур булмаган киңәшмә үткәрелде. Анда Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Буа районы бүлеге җитәкчесе Е.Г. Разбитнов киләсе сезонда Буа юлчыларына уңышлар теләде һәм игътибарны үзйөрешле техниканы имин эксплуатацияләү таләпләрен катгый үтәү мәсьәләсенә юнәлтте.
Е.Г.Разбитнов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлеге башлыгы.
