Саба аграр көллиятендә имтиханнар узды

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

2020 елның 17-18 март көннәрендә «Саба аграр көллияте» ДАҺБУ базасында «В»,«С»,«D»,«E»,«F» категориясендәге «тракторчы-машинист» таныклыгын алуга теория имтиханнары узды. Сынау тапшырырга тиешле 59 укучының 6сы имтиханга килмәде. 40 кеше теорияне уңышлы тапшырды һәм «В»,«С»,«D»,«E» категорияләре буенча гамәли сынауга кертелде, анысын 36 кеше уңышлы тапшырды. «F» категориясе буенча практик имтихан 2020 елның маенда узачак. Кабат имтиханнар 7 көннән соң булачак.

 

Р.Р. Харисов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International