Мөслим муниципаль районының «Август-Мөслим» җәмгыятендә техник карау уздырылды

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Мслюм муниципаль районында тракторларны һәм аларга тагылмаларны техник карау дәвам итә. 16 март көнне  «Август-Мөслим» җәмгыятендә Мөслим районының агросәнәгать комплексына чираттагы техник тикшерү уздырылды. Агрофирма белгечләре һәм механизаторлар соңгы елларда баланста торучы барлык тракторларны һәм аларга тагылмаларны техник яктан тикшерүгә тәкъдим итә. Техниканың техник торышын тикшерү нәтиҗәсендә 63 трактор һәм тагылма тикшерүне уңышлы узды, 2 берәмлеккә техник тикшерү актлары төзелде, алар 20 көн дәвамында өстәмә техник карау узарга тиеш.

           

Рамил Зарафетдинов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International