«Татавтодор» җәмгыятенең Буадагы «Дрожжановский» филиалында транспорт чараларын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча дәрес узды

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

2020 нче елның 10 нчы мартында «Татавтодор» җәмгыятенең Буадагы «Дрожжановский» филиалында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле мунициципаль районы бүлеге башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы И.И.Шәйхатдаров катнашында үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын имин эксплуатацияләү буенча  дәрес узды. Дәрес барышында юл хәрәкәте иминлеге, гомуми файдаланудагы юлларда эшләгәндә юл-төзелеш машиналарын куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды. Кызгылт-сары төстәге ялтыравыклы маячкаларның, тышкы яктылык приборларының һәм яктылыкны чагылдыра торган җайланмаларның төзеклегенә аерым игътибар иттеләр. Шулай ук үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын техник карау уздыруга әзерләү мәсьәләләре дә каралды.

Илдар Шәйхатдаров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International