2020 нче елның 7 нче мартында, «Кар чанасы-2020» операциясен үткәрү кысаларында, Балык күзәтчелеге һәм Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре катнашында теркәлмәгән техниканы, браконьерларны, балык тоту һәм кар чаналарын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыгыннан башка йөртү очракларын ачыклау буенча уртак рейд оештырылды. Рейд барышында 7 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде, 3 хокук бозу очрагы ачыкланды, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча 2 административ беркетмә төзелде: 1 беркетмә – кар чанасын теркәмичә эксплуатацияләү, 1 беркетмә – техник карау уздырмау. 1 күрсәтмә бирелде. Сулыкта балык тоту кагыйдәләрен бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.7 ст. буенча 1 административ беркетмә төзелде. Бу юнәлеш буенча эш дәвам итәчәк.
С.М. Дудин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.