Бүген Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Дәүләт техник күзәтчелек хезмәте ветераны Нияз Габдулла улы Абдуллинга «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесен тапшырды.
Нияз Габдулла улы хезмәт эшчәнлеген авыл хуҗалыгына багышлаган. ТАССР Министрлар Советының «Сельхозтехника» берләшмәсен механикалаштыру идарәсендә, ТАССР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә эшләгән.
«Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе махсус истәлекле датага багышлап гамәлгә куелган.