Хөрмәтле хатын-кызлар!

2020 елның 6 марты, җомга

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең барлык ир-атлары коллективы исеменнән искиткеч язгы бәйрәм – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас котлау сүзләрен кабул итегез!

Хатын-кыз – ул җирдәге иң гүзәл әйберләр: өмет, мәхәббәт, Тормыш башлангычы булып тора. Сез – йорт учагын саклыйсыз, өйгә җылылык һәм ямь эстисез, якыннарыгыз өчен юмарт рәвештә игелек һәм наз бүләк итәсез. Сезнең хезмәт батырлыгы өчен тирән рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен сүзләр белән генә әйтеп бетереп булмый: кайда гына эшләсәгез дә, һәркайда безнең өчен профессиональлек, җаваплылык һәм оптимизм үрнәге булып торасыз. Һәрвакыт зирәк һәм ягымлы булып калыгыз, гаиләләрегездә татулык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен. Сезгә бәхет, сәламәтлек, шатлык һәм елмаю телибез!

 

Хөрмәт белән,

Татарстан Республикасы

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы                                                      Р.Р. Зыятдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International