Нурлат муниципаль районында 2020 елда «Кар чанасы» операциясе йомгаклары

2020 елның 6 марты, җомга

Дәүләт техник күзәтчелек органнары тарафыннан үткәрелә торган тикшерүләр моточараларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу турында сөйли. Әлеге техника барлык милекчеләр тарафыннан билгеләнгән срокта теркәлми, техник карауга һәрвакытта да күрсәтелми, әлеге категориядәге машиналар белән идарә итүче кайбер затларның моңа гамәлдәге документлары юк.

Юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чараларын эксплуатацияләгәндә билгеләнгән таләпләрне үтәүне тәэмин итү максатларында 2020 елның 13 гыйнварыннан 6 мартына кадәр Нурлат муниципаль районында дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан «Кар чанасы-2020» профилактик операциясе уздырылды. Тикшерүләр үткәргәндә  түбәндәгеләргә аерым игътибар бирелә:

- Машиналарны теркәү кагыйдәләре үтәлешенә;

- техник карауны вакытында уздыруга;

- машина йөртүченең тиешле категорияле таныклыгы булу-булмауга;

- машиналарның теркәлү мәгълүматларына туры килүенә.

Бу чорда 52 берәмлек күзәтчелек техникасы тикшерелде. Ачыкланган бозулар буенча алты машина йөртүче һәм бер вазыйфаи зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылды, бер күрсәтмә бирелде. 

 

Д.Ю.Кудряшов – Нурлат муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International