Зеленодольск муниципаль районында күрсәтмә техник карау узды

2020 елның 6 марты, җомга

2020 елның 5 мартында, расланган график нигезендә, Зеленодольск муниципаль районында «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ базасында күрсәтмә техник карап чыгу уздырылды.

Агросәнәгать комплексының әлеге предприятиесендә барлыгы 127 берәмлек трактор, тагылмалар һәм үзебезнең һәм чит илдә җитештерелгән башка үзйөрешле машиналар теркәлгән. Күрсәтмә техник карауга 25 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник карау «ОХТА 01Д» яңа контроль-диагностика приборын кулланып уздырылды, ул үзйөрешле машиналарның тормоз системаларының, руль идарәсенең нәтиҗәлелеген һәм чыккан газларны тикшерү өчен билгеләнгән.

Тәкъдим ителгән тракторлар һәм башка үзйөрешле машиналар арасыннан тышкы ут приборларының төзек булмавы буенча барлыгы 1 хокук бозу очрагы ачыкланды.

Төзек хәлдәге барлык машиналарга һәм тагылмаларга техник карау узу турында таныклыклар бирелде.

Расланган график нигезендә техниканың калган өлешенә техник карау агымдагы елның апрелендә үткәреләчәк.

 

Мансур Мөхәммәтҗанов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International